Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Аерылып торганнар арасында – рәссамнар, скульпторлар, артистлар, композиторлар, язучылар, укытучылар, кинорежиссер. Барлыгы 33 кеше. Алар арасында “ТР атказанган артисты” исемен “Дю Солей” легендар дөнья циркында оригиналь жанрда чыгыш ясаучы якташыбыз, Лаеш районы Татар Янтыгы авылында туып-үскән Шамил Галиев та яулады. Аңа бүләкне вице-премьер Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте