Бүген Боровое Матюшино авылында Россиянең сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер - 2018» II Кубогы кысаларында үткәрелүче җилкәнле спорт буенча бөтенроссия ярышлары старт алды. Алар Татарстан территориясендә 6 тапкыр, ә Лаеш районында 3 тапкыр үткәрелә. Бүген ярышларда Росиянең 6 төбәгеннән 45 спортчы катнашты: Татарстан Республикасыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Новосибирсктан. Россиянең сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер - 2018» II Кубогында катнашучыларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм ТР җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Вадим Трофимов сәламләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте