Лаешта балык шулпасы фестивале булды

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Бүген Лаеш шәһәренең үзәк чыршысы мәйданчыгында «Зимние забавы» мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары булды. Программа киң колачлы иде – спорт аттракционнары, анда шәһәр кешеләре һәм кунаклары зур чаналарда шудылар, каршылыклар полосасын үттеләр, көймәләрдә ярыштылар, сумо көрәшчеләре костюмнарында шөгыльләнделәр, тагын барысын да мәдәни-күңел ачу конкурслары көтә иде. Ә иң мөһиме – лаешлылар балык шулпасы фестивалендә актив катнаштылар, ул бездә беренче тапкыр үтте.

Балык шулпасын иң яхшы әзерләүгә конкурс йомгаклары буенча Олы Кабан, Куюки һәм Александровка авыл җирлекләре пешекчеләреннән торган команда беренче урын алды. Икенче урында - Егорьево, Сокуры һәм Кече Елга авыл җирлекләре вәкилләре коллективы. Өченче урын Татар Сараланы, Атабай һәм Макаровка авыл җирлекләре кешеләре кергән командага эләкте.

Балык шулпасы әзерләү процессы барлыгы алты казан янында барды. Шунда ук җырлар, биюләр, такмаклардан торган концерт программасы оештырылган иде.

Чарага район башлыгы Михаил Афанасьев та килде. Ул балык шулпасы татып карады һәм бәйрәмгә кушылды.

Бүген «Зимняя забава» һәм балык фестивале турында ТНВ телеканалының “Татарстан яңалыклары” программасы эфирында репортаж чыкты. Анда Татарстанда 2018 ел символы – Утлы Этнең иң зур кар фигурасы турында да сөйләделәр. Ул Лаеш шәһәренә керү юлында урнаштырылган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International