Сокуры авылы мәдәният йортында Сокуры авылы китапханәсе белән берлектә «Ждали дети целый год новогодний хоровод» дигән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Бәйрәмгә балалар янына Кикимора, Убырлы карчык, Кар кызы һәм Кыш Бабай килделәр. Алар белән балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай балаларны татлы ризыклар һәм йомшак уенчыклар белән шатландырды.
Фото авторы Дебердеева И. Р.