Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучылары кышкы каникул көннәрендә үзләренең сыйныф җитәкчеләре Корчагина Евгения Руслановна белән бергә “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе үткәрделәр. Балалар өйләрендә әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясадылар, аларны алып килеп мәктәп территориясенә элделәр.