Шарль Перро юбилеен бәйрәм итү кысаларында Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Кәримова Роза мәктәптә "Чудесное волшебство сказок Ш.Перро" дигән әдәби сәяхәт үткәрде. Ш.Перро таланты ярдәмендә бар дөнья Красная Шапочка, Спящяя красавица, Кот в сапогах, Золушка белән танышты. Ул әкиятләрне әдәби жанр иткән беренче язучыларның берсе. Шарль Перро әкиятләре буенча әдәби сәяхәт барышында балалар Кызыл калфакны очраттылар һәм аның белән бергә төрле конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, "Сказочная путаница" уенын уйнадылар. Викторина йомгаклары буенча иң күп укыган балаларга призлар тапшырдылар.
Фото авторы Кәримова Р.Ф