Лаешта РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллегиясе утырышы булды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Бүген полицейскийлар РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлегенең 2017 елның 12 ае өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коллегиядә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов катнашты.

Утырышта җитәкчеләр үз бүлекчәләренең узган елдагы эше турында доклад ясадылар.

Ленар Габдерахманов билгеләп үткәнчә, РФ ЭЭМның ТР җитәкчелеге фикере буенча, полиция бүлеге эшендә уңай моментлар булган кебек, быел игътибар итү зарур булган мәсьәләләр дә бар. Ул шулай ук Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм профилактикалау буенча эшне көчәйтү өлешендә киңәшләр һәм күрсәтмәләр бирде. Полковник Габдерахманов хәрәкәттә катнашучылар иминлеген тәэмин итү максатында Атабай һәм Боровое Матюшино юлы участогында, Столбище авылында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү камералары урнаштыру планлаштырылуын билгеләп үтте. Ул ЭЭМ һәм ЮХИДИ бүлеге биналарын реконструкцияләү планлаштырган өчен район җитәкчелегенә аерым рәхмәт әйтте.

Михаил Афанасьев сүзләре буенча, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә профессионалларның нәтиҗәле эшли белүче командасы формалашкан. Алар катлаулы, әмма шул ук вакытта кирәкле эш башкара. Ул быел Лаеш районы территориясендә узачак халыкара һәм бөтенроссия чараларының күп булуын һәм бүлекнең үз эшен бик яхшы башкарачагына ышануын билгеләп үтте. “Гомумән алганда, бүлек эшчәнлегеннән без канәгать, ә Ленар Ринатович кисәтүләрен бетерәчәкбез”, - диде район башлыгы.

Алга таба РФ ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов полиция бүлегенең аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International