Тавышны ТР муниципаль берәмлекләре порталында http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm ссылкасы аша бирергә була. Тәкъдим ителгән исемлектән Лаеш муниципаль районны сайларга кирәк. Алга таба үзәк чыршыны, шулай ук аның янында үткәрелгән чараларны бәяләү зарур.
Конкурска йомгак ясаганда иҗтимагый фикерне сораштыру нәтиҗәләре, яңа ел алды һәм яңа ел чараларының Республика муниципаль берәмлекләре сайтларында урнаштырылган мәгълүмати яктыртылуы исәпкә алыначак.
Комиссия республика конкурсына йомгак ясаячак һәм ачык тавыш бирү барышында җиңүчеләрне билгеләячәк.