Идел буе федераль округының тимераякчылар спорты буенча ачык беренчелегенең II этабы

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

12-14 гыйнварда Киров шәһәрендә урта һәм өлкән яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округының тимераякчылар спорты буенча ачык беренчелегенең II этабы үтте. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Пермь крае, Киров, Ульяновск, Саратов, Түбән Новгород өлкәләреннән 150гә якын катнашучы “Динамо” боз комплексына стартка чыкты. Лаеш районының комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән яшь спортчылары Әхмәтханов Илнур һәм Солдатов Данил ярышларда катнашты. Әхмәтханов Илнур 1500 м дистанциясендә 2.20,62 күрсәткече белән 1 спорт разряды нормативын үтәде.

Тренер Рубинская Тамараны һәм аның укучыларын котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International