“Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе” МКУ базасында 2018 елның 15 гыйнварында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының (МСРК) чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактикалау системасы хезмәтләре белгечләре катнашты.
Участоклар кураторлары ведомствоара исәптә торучы гаиләләргә мәгълүмат җиткерделәр. Көн тәртибенә 5 сорау чыгарылды, 27 балигъ булмаган бала яшәүче 16 гаилә карап тикшерелде.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары тәкъдиме белән уңай нәтиҗәләргә ирешү белән бәйле рәвештә бер гаиләне ведомствоара исәптән төшерү һәм бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында карар кабул ителде.