Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш территориаль бүлеге мәгълүмат бирә

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан кунакханә хезмәтләренә (барлык катенория кунакханәләрдә вакытлыча яшәү буенча броньлау шартлары, заказ ясау, хезмәтләргә түләү) бәяләр булдыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырылган. “Кайнар линия” 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты үткәрү һәм Татарстанда кунакханә хезмәтләренә сорау арту көтелү белән бәйле төстә оештырыла. Мәгълүмат өчен хәбәр итәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 10 февраленнән 89 нчы карары белән кунакханә хезмәт күрсәтүне дәүләт көйләве максатындаТатарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен кунакханә хезмәт күрсәтүенә максималь бәяләр билгеләнгән иде.

Республикадә яшәүчеләрдән шалтыратулар 2018 елның 22 гыйнварыннан 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты үткәрү тәмамланганчы (ял көннәреннән тыш) 10 нан 16 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, төшке ашка 12 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес белән. Кабул итү телефоны: 8 (917) 224-87-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International