Хәерби авылыннан Гадилә Хөсәенова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Хәерби авылыннан Гадилә Зиннәт кызы Хөсәенова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата белән аны Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка һәм бүләкләр һәм акчалата ярдәм тапшырды. Минзәлия Минбаева Гадилә Зиннәт кызына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, яхшы кәеф һәм якыннарының яратуын һәм кайгыртуын теләде.

Гадилә Хөсәенова 1928 елның 20 гыйнварында туган, ул хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында Хәерби авылында яшелчәче булып эшли. Гомуми хезмәт стажы 30 елдан артык.

Хезмәттәге уңышлары өчен Гадилә Зиннәт кызы түбәндәгеләр белән бүләкләнгән:

-юбилей медальләре

​-“Хезмәт ветераны” исеме

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International