Лаеш районы ЗАГС бүлеге 2017 ел өчен мәгълүматлар бирде

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Узган елда Лаеш районында 254 бала туган. 20 яшьлек әти һәм 19 яшьлек әни иң яшь ата-ана булганнар. Иң өлкән әтигә 55, әнигә – 43 яшь. Узган елда иң киң таралган исемнәр: Александра, Валерия, Виктория, Милана, Надежда; Богдан, Егор, Гордей, Дамир, Карим, Никита. Әти-әниләр балаларына сирәк исемнәр дә биргәннәр: Даир, Адам, Мәликә.

116 пар туй уздырган, ә 99ы аерылган. Аңлы рәвештә яшь парга әйләнгән иң өлкән ир белән хатынга иренә 65, хатынына 59 яшь. Ә иң яшь парда иренә 20, хатынына 18.

Үткән елда 420 кеше вафат булган. Бергә яшәүләренең юбилейларын 23 гаилә билгеләп үткән. Алардан 50 ел бергә 19 пар, 4 пар 60 ел бергә яшәгән.

2017 елда ЗАГС бүлегенең үзен дә шатлыклы вакыйга көткән, Лаеш шәһәрендә Никахлашу сараеның яңа бинасы ачылды. Шәһәрнең 460, Лаеш районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү вакытында 2017 елның 23 сентябрендә монда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде һәм эшләнгән эшкә югары бәя бирде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International