Лаешның 2нче мәктәбе бозлавыгында тимераяк спорты буенча КДЮСШ беренчелеге булды.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Узган якшәмбедә Лаешның 2нче мәктәбе бозлавыгында тимераяк спорты буенча КДЮСШ беренчелеге булды. Кырыктан артык яшь спортчы катнашты. Ярышлар призерларын һәм җиңүчеләрен дүрт яшь төркемендә ике  дистанция суммасы буенча билгеләделәр. Супер балалар яшь төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында Коновалова Сабина һәм Шулепов Тимур, балалар яшь категориясендә Савельева Лиана һәм Антонов Михаил иң яхшылары булдылар, кече яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында Хәсбиева Лилия һәм Праслов Ярослав җиңде, өлкән төркемдә бүләк Сөнгатуллин Айнурда. Бу ярышлар балаларның тимераяк спорты буенча «Лед надежды нашей» Бөтенроссия массакүләм ачык ярышларында катнашу өчен сайлап алу ярышлары булып тора.

Яшь спортчылар белән Жантимирова Ия һәм Рубинская Тамара шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International