Бушлай юридик ярдәм

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның хокукый мәсьәләләр буенча мәгълүмати-консультация төркеме группа Лаеш районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Гражданнарга консультация бирү 25 гыйнварда булачак:

- Комлы Ковали авылында түбәндәге адрес буенча: Олимпийская урамы,13 йорт («Дружба» спорт-ял үзәге бинасында), 10 нан 12 сәгатькә кадәр.

- Лаеш шәһәрендә түбәндәге адрес буенча: Лебедева урамы, 32 йорт (район мәдәният йорты бинасы), 13 тән 15 сәгатькә кадәр.

Алдан язылу (8 843-78) 2-57-27 телефоны аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International