Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә яңа начальник

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллективын яңа начальник белән таныштырдылар, ул – Илнур Җәләлов. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов, район прокуроры Дмитрий Белянин, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев катнашты. Полиция подполковнигы Илнар Җәләловны тәкъдим итеп, Рафаэль Гыйльманов аның соңгы вакытта ТР буенча ЭЭМның ОБОП начальнигы булып эшләвен һәм әзерлекле белгеч булуын билгеләде. “Яңа вазифада сезнең бурычыгыз – ул хезмәткәрләрне бердәм итү һәм бүлек эше нәтиҗәлелеген күтәрү”, - диде министр урынбасары. Михаил Афанасьев сүзләре буенча, Лаеш районы полицейскийлары үз эшләренең профессионаллары булып торалар, ул яңа начальник җитәкчелегендә коллективның үз алдына куелган барлык бурычларны үтәячәгенә ышануын белдерде.

Илнар Җәләлов Апас районында туган, өйләнгән, ике баласы бар. Ул Казан юридик институтын тәмамлаган, әлегә кадәр ТР буенча ЭЭМның оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге начальнигы вазифасында эшләгән.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International