Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мәрьям Шакирова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мондый истәлекле вакыйга хөрмәтенә аңа кунакка район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул аны бер гасырлык юбилее белән котлады, аңа чәчәкләр бүләк итте, РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, үзе исеменнән открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды. Михаил Афанасьев, Мәрьям Шакированың язмышы гади булмауга карамастан, аның һәрчак игелекле, ачык күңелле һәм ярдәмчел кеше булуын һәм шундый булып калуын билгеләде. Аңа нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге һәм тагын озын бәхетле гомер итүен теләде.

Юбиляр сүзләре буенча, ул гомере буена беркемгә дә начарлык эшләмәгән, гайбәт сатмаган, начар гамәлләрдән сакланган һәм барысын да әйләнә-тирәдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга чакырган. “Менә шул чакта җирдәге кешеләр бәхетлерәк булачак”, - дип өстәде Мәрьям Шакирова.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International