Район башлыгы Михаил Афанасьев ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация белән очрашты, аның составында архитекторлар, проектлаучылар һәм “Архдесант” вәкилләре бар иде. Моның алдыннан кунаклар район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов озатуында шәһәрнең яр буен карадылар, монда төзекләндерүне дәвам итү планлаштырыла. Анда ТРның җилкәнле спортны үстерү үзәге, кече күләмле судноларның дәүләт инспекциясе (ГИМС), су транспорты өчен причал урнашачак.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Кама акваториясендә Лаеш шәһәрендә җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе” бөтенроссия ярышлары уза.
#лаишевскийрайон #лаишево #парусныйспорт #гимс #камскоеморе #паркиискверы