“Лаешның 1нче гимназиясе” МБОУ укучылары белән очрашу әңгәмә формасында төзелгән иде. Ринат Хәбибуллин – Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе, Михаил Черепанов – Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире балаларның сорауларына җавап бирделәр: «Ә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү нәрсәгә кирәк? Ул кешеләрне ничек табарга?…». Ринат Ришат улы, Михаил Валерьевич үзләренең эзләү эше, хәбәрсез югалганнар булып саналган һәм алар эшчәнлеге аркасында исемнәре Ватанга Геройлар буларак әйләнеп кайткан кешеләр турында сөйләделәр.