25 гыйнварда Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе Ринат Хәбибуллин белән очрашу булды. Өлкән буын кешеләре белән әңгәмә вакытында алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча хәзерге вакытта эшләнгән эзләү эшләре турында сөйләделәр. Ахырдан Михаил Черепанов гаиләләренә сугыш кагылган кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.