"Аның мирасы – җырлар һәм шигырьләр"

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда “Лира” клубы әгъзалары Пәрәү авылы китапханәсендә актер, җырлар авторы һәм башкаручы Владимир Высоцкийның 80 еллыгына багышланган "Его наследие - песни и стихи" әдәби-музыкаль кичәсенә җыелдылар. Китапханәче Р.Ф.Кәримова балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның туганнары, якыннары, коллегалары хәтерендә нинди булып истә калуы турында сөйләде. Аның иҗаты һәрчак актуаль булып кала. Балалар 70-80 елларда аларның әбиләре һәм бабаларының ничек яшәвен белделәр, өлкән буынның яшьлек елларына кайттылар. “Лира” клубы әгъзалары автор башкаруында җырларны кызыксынып тыңладылар һәм аның шигырьләрен укыдылар. Китапханәдә күргәзмә оештырылган иде.

Фото авторы Кәримова Р.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International