Бу кешелек тарихының бар дәвамында иң озакка сузылган һәм куркыныч шәһәр камалышы. 900 көн диярлек кайгы-хәсрәт һәм җәфа чигү, кыюлык һәм фидакарьлек...
Ленинград блокадасы турында аны кичергән кешеләрнең хатирәләре, аларның хатлары һәм көндәлекләре безгә коточкыч картинаны ачып бирә. Халыкка куркыныч ачлык кичерергә туры килә.
Ленинград блокадасы — Россия тарихының 2 миллионнан артык кеше тормышын алып киткән фаҗигале һәм бөек бите.
Үзәк китапханәдә Россиянең сугышчан дан көненә һәм Ленинград блокадасы өзелгән көнгә багышлап "900 дней славы и бессмертия" китап күргәзмәсе оештырылды, анда әлеге тарихи факт турында әдәбият белән тулырак танышырга була.