Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бизәлешкә конкурска йомгак ясалды.
Конкурста Татарстан Республикасының 43 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы катнашты.
Конкурс 3 этапта үтте. Күчмә эш төркемнәре әгъзалары тәэсирләре белән уртаклаштылар. Жюрилар муниципаль берәмлекләрнең конкурска җибәрелгән документлары белән танышты. Интернет-тавыш бирү йомгаклаучы штрих булды. Нәтиҗәләр суммалаштырылды һәм жюри хөкеменә чыгарылды. Конкурс комиссиясе әгъзалары тавыш бирүе йомгаклары буенча лидерлар билгеләнде.
Үз төркемендә ЛАЕШ районы мактаулы икенче урынны алды. Беренче урын Апас районында, ә лидерлар өчлеген Балтач һәм Саба районнары йомгаклады.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте