Лаеш районы командасы Мамадыш шәһәрендә креатив чаналар фестивалендә катнашты

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда Мамадыш шәһәрендә "SannyФест" креатив чаналар фестивале булды. Анда ТР районнарыннан 27 команда катнашты. Лаеш районы данын “Камские пираты” дип аталучы команда (Аграр яшьләр берләшмәсе) яклады. Алар өчен җан атарга районнның мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең берничә тапкыр катнашучысы һәм җиңүчесе Полина Алешина барды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International