26 гыйнварда Державино авылы китапханәсендә Державино мәктәбенең 7-8 сыйныфлары укучылары өчен «Я люблю читать, а вам слабо?» мавыктыргыч уены үткәрелде. Ул «Пойман за чтением» конкурсы белән башланды. Катнашучыларга алдан ук китап укыган чакларында фотога төшәргә бирем бирелгән була. Бу конкурста барысы да җиңүче булды – һәр фоторәсем шулкадәр кызыклы иде! Аннан соң балалар зур булмаган «Прочитал – посоветуй другу» әңгәмә-тәкъдимдә катнаштылар. Тәкъдимнәр лидеры “РОСМЭН” нәшриятының энциклопедияләре булды. «Добрая мудрая книга» викторинасы уенның соңгы этабы иде. Балалар китап геройләры һәм сюжетлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Иң актив һәм зирәкләр приз - китаплар алды. Ахырдан укучылар «Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» анкетасы сорауларына җавап бирделәр.
Фото авторы Шавалеева Ф.И.