Бүген Лаеш районында “Россия почтасы”ның логистик үзәге эшләтеп җибәрелде. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, “Россия почтасы”ның генераль директоры Николай Подгузов, Россия ФТСы җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Президенты бүген Россия почтасының илнең иң эре предприятиеләренең берсе булуын билгеләп үтте. “Без дөньяда нинди процесслар баруын күрәбез. Аерым алганда, электрон сәүдә өлкәсе динамик төстә үсә. Россия почтасыннан башка беркем дә әлеге бурычны үти алмаячак”, - дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Россия почтасы”ның генераль директоры Николай Подгузов ЛПЦның бүгенге көндә 12 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтүен хәбәр итте. “Без бу үзәкне үстерәчәкбез. Бүген монда 700дән артык кеше эшли. Киләчәктә хезмәткәрләр санын 1,5 меңгә җиткерергә планлаштырабыз. Гомумән төбәк белән хезмәттәшлектә без Татарстанда һәм якын-тирә субъектларда почта хезмәтләрен һәм электрон коммерцияне үстерүгә бик оптимистик карыйбыз”, - дип өстәде ул.
Николай Подгузов якындагы берничә елда илебездә тагын 5 логистик үзәк ачылачак диде.
Алга таба Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнеханов аеруча яхшы эш күрсәткәннәргә бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында – Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та бар. Ул РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте