Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Россия почтасы” логистик почта үзәге төзү буенча проектны тормышка ашыруга өлеш керткән өчен Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкне ЛПЦны эшләтеп җибәрү тантанасы вакытында РФ элемтә министры Николай Никифоров тапшырды. Тантана бүген Столбище авыл җирлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов @rusminnikhanov, “Россия почтасы” @ruspostofficial генераль директоры Николай Подгузов, Россия федераль таможня хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов катнашында үтте.
Бүләк белән тәбриклибез!
“Россия почтасы” логистик почта үзәге проектына 4 миллиард сум инвестиция кертелгән, ул Россиянең 6 субъектына хезмәт күрсәтәчәк һәм тәүлегенә 1 миллионга кадәр почта аша җибәрелүче әйберләрне эшкәртә алачак.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте