Үзәк китапханәдә Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен шундый исем астында Владимир Семенович Высоцкий тууга 80 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте.
Владимир Высоцкий. Бу исем ул үзе исен булганда ук легендага әйләнгән. Ул бернинди исемнәргә ия булмаган. Ни Язучылар берлегендә, ни Композиторлар берлегендә дә тормаган. Ул – шагыйрь, актер, бард – иң халыкчан – бар халыкныкы була. Высоцкийның арабыздан китүенә 40 елга якын, әмма аның рольләре, аның шигырьләре, җырлары кешеләр хәтерендә яши. Кичәгә килгәннәр аның биографиясе һәм иҗат тормышының төп этаплары белән таныштылар. Аның Марина Владига мәхәббәте, аның сөйгәне янына чит илгә китү мөмкинлеге булып та илдән китмәве, чөнки үзе үк: «Без России я ничто» диюе турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар В.Высоцкий шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, бар халык яраткан актер, җырчы, шагыйрь, музыкантның чыгышлары язмаларыннан өзекләр карадылар.
«Прекрасный артист, оригинальный поэт
и замечательный, любимый народом певец.
Как щедро одарила его природа!
И как не щедро, жесточайше скупо отпустила ему дней на земле»
Ю. Трифонов