«Незнайканың ИНТЕРНЕТ иле буйлап сәяхәте».

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Информацион технологияләр гасырында балалар Интернет белән бик иртә танышалар. Әмма шуны онытмаска кирәк: Интернетка чыгу мөмкинлеге бирүче төрле гаджетларның уңай яклары гына түгел, тискәре моментлары да бар. Интернет ышанычлы ярдәмче һәм дус булсын өчен аннан файдалануның берничә кагыйдәсен белергә кирәк.

Имин Рунет Атнасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 3нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укучылары өчен «Путешествие Незнайки по стране ИНТЕРНЕТ» театральләштерү элементлары белән дәрес-уены үткәрделәр.

Интернет-шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә Незнайка төрле күңелсез хәлләргә очрый, һәр очракта аңа дусты Знайка ярдәмгә килә. Знайка балаларга һәм Незнайкага үзеңне Интернет челтәрендә ничек тотарга кирәклеге турында, челтәрдә Интернет-алдакчылар җәтмәсенә эләкмәс, шикле Интернет танышулар корбаны булмас, үз компьютерыңны вируслардан саклау өчен нишләргә икәнлеге һәм башкалар турында сөйләде. Чара кысаларында балалар «Безопасный Интернет – детям» видеоролигын һәм «Колобок» рус халык әкияте мртивлары буенча «Безопасный Интернет» мультфильмын карадылар.

Чврв азагында балалар Интернеттан файдалану кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар, алар мультимедиа викторина сорауларына җавап бирделәр. Саубуллашканда Знайка балаларга «Безопасный Интернет – детям: полезные советы для тебя и твоих друзей» белешмәлеген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International