"Бөек Лев Толстой"

2018 елның 2 феврале, җомга

Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап балалар уку залында "Великий Лев Толстой" китап күргәзмәсе оештырылган. Беренче бүлек - "Страницы большой жизни" язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйли. "Роман - эпопея" бүлегендә "Война и мир" романы һәм аның турында әдәбият тәкъдим ителгән. "Счастливая невозвратимая пора" бүлегендә Л.Н.Толстойның кече яшьтәге балалар өчен булган әсәрләре тәкъдим ителгән. "Портретная галерея Л.Н.Толстого" бүлегендәге күргәзмәдә Л.Н.Толстойның төрле рәссамнар ясаган портретлары куелган. Соңгы, "Герои произведений Л.Н.Толстого" бүлегендә язучы әсәрләре буенча укучылар рәсемнәре күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International