Лаеш районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Татарстанда 4 февральдән 5 енә кадәр һава шартлары начар булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителгән. Якшәмбе киченнән республиканың күп районнарында көчле җил һәм буран күзәтелә. 4 февральдән Лаеш районы юлларында 30 берәмлек техника эшли. Тораклар арасындагы юлларга аерым игътибар бирелә. Лаеш шәһәре коммуналь хезмәтләре дә кар чистартуны оператив рәвештә үткәрәләр. Бүгенге көнгә кадәр район буенча 4900 мең тонна ком-тоз кушылмасы чәчелгән.

Якынча 4 февральнең 16.30 сәгатендә Пәрәү авылының 10000 вольтлык барлык электртапшыру линияләренең аварияле өзелүе килеп чыккан: 309 йорт, 702 кеше утсыз калган. 18:20дә электр энергиясе бирү торгызылган. Шулай ук өзелүләр тагын берничә торак пунктта була: Державино, Сиңгел, Тетеево, Татар Сараланы, Нармонка, Куюки, Орел, Травкинода. Әлеге авылларга Лаеш районы РЭСының һәм Шәһәр яны РЭСының оператив ремонт бригадалары җибәрелгән. Хәзерге вакытта Державино һәм Травкино авылларыннан кала барлык торак пунктларда электр энергиясе бирү торгызылган. Анда эшләр төгәлләнүгә таба бара.

Район башлыгы Михаил Афанасьев начар һава шартларына бәйле төстә килеп чыккан хәлне шәхси контроленә алды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International