7 февраль – Татарстан Гербы расланган көн. Безнең Герб нәрсәне аңлата соң? Мифология буенча кызыл төстәге чыгып килүче кояш туучы тормышны, уңышны, үсеш һәм бәхетне аңлата. Канатлы барс уңыш Алласын символлаштырган, крайны канат астына алып торган дип саналган. Бөгелгән койрыгы дустанәлекне, тынычлык турында уйларны аңлаткан, шул ук вакытта үткен тешләре һәм тырнаклары аның үзен һәм үз канаты астындагыларны яклый алачагын раслый. Түгәрәк калкан Татарстанда яшәүчеләрнең якланганлыгын, ә астра – озын гомерне, мәңгелек тормыш чыганагын аңлата. Үзәк китапханәдә «Три символа на фоне истории» китап күргәзмәсе оештырылган, анда Сез республикабызның төп символларының берсе тарихы белән таныша аласыз.