Урта Девятово һәм Татар Янтыгы авылларында отчет сессияләре үтте

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Лаеш районы авыл җирлекләрендә отчет сессияләре дәвам итә. 7 февральдә гражданнар җыены Урта Девятовода үтте, анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашты, ә Татар Янтыгында ул район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашында узды.

Отчет сессиясе алдыннан  Михаил Афанасьев һәм Гүзәл Удачина Урта Девятово авылы мәктәбен карадылар һәм балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән таныштылар. Алар шулай ук уку йорты фойесындагы күргәзмәгә куелган эшләнмәләр авторлары булган җирле осталар белән аралаштылар. Урта Девятово авыл җирлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлар турында отчет белән җирлек башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады. Аннан соң Михаил Афанасьев җирле хакимият эшенә бәя бирде, ә Гүзәл Удачина авыл кешеләренә Татарстандагы тормышның яңа сыйфаты турында сөйләде. Алга таба район башлыгы тырышып үзен күрсәткән кешеләргәбүләкләр тапшырды. Отчет сессиясендә авыл кешеләре кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Татар Янтыгында отчет сессиясе җирле җитештерүчеләр продукциясен караудан башланды. Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһановага һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинага авыл мәдәният йорты каршындагы  вокаль ансамбль һәм баянистлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Татар Янтыгы авыл җирлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлар турында җирлек башлыгы Рәшит Шәмиев отчет бирде. Аннан соң Татьяна Борһанова игътибарны авыл җирлеге тормышының уңай яклары һәм проблемаларына юнәлтте, аларны уртак көч белән хәл итәргә кирәк. Отчет сессияләрендә Гүзәл Удачина авыл кешеләренә 2018 елның төп вакыйгасы – 18 мартта булачак Россия Президентын сайлаулар һәм үз киләчәгеңне сайлауның зарурлыгы турында искәртте. Гражданнар җыенында авыл кешеләре район җитәкчелегенә үз сорауларын бирә алдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International