8 февральдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 1нче гимназиясе укучылары өчен “Урман серләре” күчмә чара үткәрделәр.
Кар бабай белән бергә “сәяхәт”кә чыгып, укучылар зур һәм матур урманның үзендә нинди серләр саклавын белделәр, кышлаучы кошлар, урман җәнлекләре белән таныштылар, викториналарда кызыксынып катнаштылар. Балалар экологик әкиятне игътибар белән тыңладылар һәм фикер алышканнан соң һәркайсы урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен атады.