Бүген Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Олы Кабан мәктәбе” МБОУ укучылары өчен “Татарстанның табигый зоналары» экология дәресе булды.
Дәрестә балалар Татарстан елгалары белән таныштылар, иң озын елга – Идел турында, иң чиста елга – Лубянка турында мәгълүмат белделәр, аларга Татарстанның Кызыл китапка кертелгән флора һәм фауна тәкъдим ителде.
Укучылар кышкы урманга виртуаль экскурсия ясадылар, түбәндәге тукталышларда булдылар: урман агачлары, урман кошлары, урман җәнлекләре, экология тукталышы, урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.