Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Олы Кабанда яшәүчене 101 яшьлеге белән котлады

2018 елның 11 феврале, якшәмбе

10 февральдә Лаеш районы Олы Кабан авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Косарева Анна Фадеевнага 101 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул юбилярга чәчәкләр, адреслы папка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, әйләнә-тирәдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде! Михаил Афанасьев гасырлык чикне узган кешеләрнең тарихны йөртүчеләр булуын һәм аерым горурлык уятуын билгеләде. Шунда ук ул хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага шалтыратты, аннан 100дән узган татарстанлыларның гомуми санын белеште. Андыйлар 176 кеше икән, ә иң өлкәненә 107 яшь. Аннан соң район башлыгы Анна Фадеевна белән чәй табыны артында аралашты. Шуны әйтергә кирәк: бүген Лаеш районында 70 яшьтән узган 3 484 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International