Лаеш районы фермеры Эдуард Гобәйдуллин “2017 елның иң яхшы гаилә фермасы” бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2018 елның 11 феврале, якшәмбе

Татарстан фермерлары “2017 елның иң яхшы гаилә фермасы” конкурсында җиңделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте.

Конкурста Россиянең 15 субъектыннан 35 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашты. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде.

“Итчелекдә иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны ТРның Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм ТРның Лаеш районынннан Эдуард Гобәйдуллин алды.

Татарстан фермерлары 2016 елда “ТРда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” пролграммасы буенча грантка ия булдылар.

Эдуард Гобәйдуллин хуҗалыгында 100 баш мөгезле эре терлек асрала. Ул ит җитештерү белән шөгыльләнә.

Ә Әнвәр Мөхәммәтшин атлар үрчетү белән шөгыльләнә, аның хуҗалыгында 136 баш терлек бар. Котлыйбыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International