9 февральдә Державино авылы китапханәсе Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 яшьлегенә багышланган "Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә" әдәби-шигъри кичә үткәрде. Чарага "Җилләрдә сыналган җилкән" китап күргәзмәсе оештырылган, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның шигырьләре җыентыклары тәкъдим ителгән. Китапханәче А.И.Шәвәлиева һәм укытучы Ф.С.Гыйбадуллина балаларны Фәнис Яруллинның җиңел булмаган язмышы белән таныштырдылар, аның искиткеч шигырьләре укучыларның үзләренең башкаруында яңгырады. Кичә тәмамлангач укучылар таралышырга ашыкмадылар, кызыксынып күргәзмә материаллары белән таныштылар һәм сораулар бирүне дәвам иттеләр. Чара укучылар күңелендә онытылмаслык эз калдыргандыр һәм шагыйрь тормышы һәм язмышы үсеп килүче буынга үрнәк булыр дип ышанасы килә.
Фото авторы А.И.Шәвәлиева