Изге Валентин көне, яки Гашыйклар көне – 14 февральдә бар дөньяда күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Аны бәйрәм итүчеләр сөйгәннәренә һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар, һава шарлары һәм шигырьләр, мәхәббәт аңлату һәм мәхәт теләүләр язылган үзенчәлекле открыткалар (еш кына йөрәк формасында) – “валентинкалар” бүләк итәләр.
Ташкирмән мәктәбе китапханәсендә әлеге бәйрәмгә «Есть вечная книга любви» күргәзмә-валентинкасы һәм «14 февраля – Международный день любви и романтики…» мәгълүмати стенд оештырылган. Монда балалар бәйрәм тарихы, төрле илләрдә аны бәйрәм итү традицияләре белән таныша алалар.
Күргәзмә һәм мәгълүмати стенд белән бер үк вакытта мәктәп фойесында «Валентинка» акциясе үткәрелә. Аның барышында малайлар һәм кызлар үзләренә яки якын дусларына теләкләр белән “валентинка” калдыра алалар. Җыелган “валентинкалар” саны буенча Мисс "Валентинка" һәм Мистер "Валентин" сайлана. Призлар үз җиңүчеләрен көтә инде.