10-11 февральдә Екатеринбург шәһәрендә тимераяк спорты буенча “Көмеш тимераяк” (ярымфинал) Бөтенроссия ярышларының зона этабы үтте.
Бозда ике көн дәвамында узган ярышларда Чилебе, Свердловск, Түбән Новгород, Киров, Оренбург, Саратов өлкәләреннән, Пермь крае, Удмурт Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан 11-13 яшьлек 150 спортчы җиңүчене билгеләделәр.
Лаешның КДЮСШ тәрбияләнүчеләре Ярослав Праслов һәм Лиана Савельева (тренерлары Жантимирова И.) мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаштылар.
500 һәм1000 метрлы дистанцияләрдә үзләренең шәхси рекордларын сизелерлек яхшыртып, күп кенә уңай эмоцияләр алып, яшь спортчылар осталыкларын күтәрү һәм Татарстан Республикасының җыелма командасы составында барлык эре ярышларда катнашырга планлаштыралар.
Анда бару балалар өчен “Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий Михаил Федорович ярдәме аркасында мөмкин булды.