«Май чабу килә, коймак һәм бал алып килә»

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Май чабу – елның иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр күңел ачалар, кунакка йөриләр, халык күңел ачулары оештыралар һәм коймаклар ашыйлар.

Коймак атнасы – халык тантанасы, ул язны каршы алуга багышланган. Бөек уразага кергәнче, халык кыш белән хушлаша, җылы язгы көннәргә шатлана һәм, әлбәттә инде, тәмле коймаклар пешерү белән шөгыльләнә.

Үзәк китапханәдә «Масленица идёт, длин да мед несёт» күргәзм-киңәш оештырылган, анда төрле коймаклар рецептлары, бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләр, йолалар һәм бу көннең билгеләре  белән әдәбият куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International