«Блин-шоу» май чабу тамашасы

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Май чабу бәйрәме атнасында 14 февральдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Казан шәһәренең  49нчы мәктәбе укучылары килде.

Балалар өчен музей буенча экскурсия интерактив уеннар белән үткәрелде. «Блин - шоу» май чабу тамашасы оештырылды. Анда аларны Май чабу бәйрәменең килеп чыгу тарихы, гореф-гадәтләре һәм атнаның һәр көненең нәрсә аңлатуы белән таныштырдылар. Балалар күңелле, хәрәкәтчән уеннарда, конкурсларда, әйлән-бәйлән җырларында һәм такмакларында бик теләп атнаштылар.

Җылы, дустанә атмосферада коймак белән чәй эчү булды һәм борынгы рус гадәте буенча бәйрәм карачкы ягу белән төгәлләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International