Хәзерге кораллы көчләрнең формалашуында әфган сугышы бер этап булып тора, ул 10 елга сузылган, 1979 елдан1989 елга кадәр. Рәсми мәгълүматлар буенча, совет гаскарләренең югалтулары 50 мең кеше тәшкил итә, аларның 14 меңе һәлак була. Әле яралар яңа булганда тарих турында сөйләү авыр, әмма моның турында дәшми калырга да ярамый.
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк дәвам итә. Ул күп аналарны улларыннан аера, кызларны абыйларсыз калдыра, күп йортларны җимерә. Чит илдә сугышу, дөреслекнең кем ягында икәнен белмәгән килеш чит халыкны яклау икеләтә кыен.
Бәрелешләр төгәлләнә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихта калган. Ләкин безне һәлак булганнарның һәм исәннәрнең тавышы озак вакытлар борчыр әле – сугыш эзсез үтми.
Үзәк китапханәдә «Время выбрало нас, закружило в Афганской метели» китап күргәзмәсе оештырылган. Анда әлеге куркыныч сугыш турында нәфис һәм документаль әдәбият тәкъдим ителгән.