“Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару” презентациясен күрсәтү

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген 1нче гимназия базасында “Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре «Вывод Советских войск из Афганистана» темасына презентация күрсәтү буенча чара үткәрелде. Соңыннан әлеге гимназиянең 4, 6, 7 сыйныфлары укучылары аның турында фикер алыштылар. Презентация карауда һәм фикер алышуда 31 укучы катнашты.

Әлеге чараның максаты локаль конфликтлар, аерым алганда, Әфган сугышы турында белемнәр, гражданлык позициясе формалаштыру, патриотизм, Ватанга мәхәббәт хисе, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү, дөньяга карашны, киләчәк өчен җаваплылыкны арттыру.

Үсмерләргә Әфган сугышы турында мәгълүмат җиткерелде. Аның 4 этаптан торуы һәм әлеге актив сугыш хәрәкәтләренең Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә баруын хәбәр иттеләр. Үсмерләр шулай ук совет сугышчысы көндәлегеннән хатирәләрнең берсе белән таныштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International