Олимпиада-2018 көндәлеге

2018 елның 16 феврале, җомга

122 ел элек  – 1896 елның 6 апрелендә – Афинада беренче Олимпия уеннары ачыла. Шул вакыттан башлап хәзерге Олимпия уеннары үз исәбен алып бара.

Олимпия уеннары – хәзерге заманның эре халыкара комплекслы спорт ярышлары, алар һәр дүрт ел саен уздырыла.

Олимпия уеннарының бер символы – Олимпия уты. Аны уеннар үткәрелә торган шәһәрдә уеннарны ачу вакытында кабызалар һәм ул уеннар тәмамланганчы бер туктамый яна.

Көньяк Кореянең Пхёнчханында Олимпия уенары 9 февральдә ачылды. Спортчылар спортның кышкы төрләрендә чыгыш ясаячак: фристайл, биатлон, чаңгы ярышлары, тау чаңгысы һәм тимераякта шуу, шорт-трек, фигуралы шуу.

Басма матбугатның «Олимпиада-2018 көндәлеге» күргәзмә-каравында Россия спортчыларының ярышларда катнашуы турында материаллар тәкъдим ителгән. Күргәзмә соңгы басмалар белән оператив төстә тулылана һәм шуңа күрә уеннар нәтиҗәләрен күзәтү уңайлы булачак.

Безнекеләр өчен җан атыйк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International