Рождествено авылы китапханәсендә китапханәче Ю.М.Симонова белән бергә файдалы итеп үткәрелгән вакыт балаларга күп кенә уңай тәэсирләр һәм файдалы мәгълүмат бирде. Туган тел көне уңаеннан беренче сыйныф укучылары өчен "Язык родной, дружи со мной!" танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче сөйләвеннән балалар телләрнең төрлелеге, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре булуы турында белделәр. Аннан соң танылган рус теле сүзлеген төзүче В.И.Даль турында ишеттеләр, аның балалар өчен язган китаплары белән таныштылар. Китапханәдә татар шагыйре Габдулла Тукай һәм рус язучысы Лев Толстойның китап-иллюстрация күргәзмәләре оештырылган иде. Чара "Доскажи словечко", Загадки о предметах", "В гостях у сказки", "Антонимы", "Знатоки пословиц и поговорок" кебек биремнәрдән торды. "Устное народное творчество", "слова-невидимки", "буримэ" кебек атамалар балалар өчен танып-белү моменты булды. Балалар бераз ял итә алсын өчен "Блин, оладушка, пирожок" хәрәкәтчән уенын уйнадылар. Һәм, әлбәттә, әлеге чара мәктәп укучыларының мәдәни көндәлекләрендә теркәлде.
Фото авторы Симонова Юлия Михайловна