18 февральдә Болгар шәһәренең “Олимп” ДЮСШында 2007-2009 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча районара республика ярышлары үтте. Анда Лаеш районы командасын Габишево мәктәбеннән 4 укучы, Комлы Ковали мәктәбеннән 1 укучы һәм Лаеш шәһәре мәктәпләреннән 4 укучы тәкъдим итте. “Турнирның иң яхшы капкачысы” исемен лаешлы спортчы Адель Габдрахманов алды. Ярышлар йомгаклары буенча, Лаеш командасы турнирда 1 урын алды. Тренерлар: К.М Иванов һәм А.В.Бабахин. Футболчыларны җиңү белән котлыйбыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте