Яшел Үзән шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча VIII Республика темпо турниры булды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Ярышларда Кайбыч, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары вәкилләре катнашты.

Лаеш районы командасын Хәсәнов Фәрит һәм Воронкова Галина (шахмат), Шәрәпов Рәшит һәм Белоусова Ольга (шашка) тәкъдим итте.

Турнир йомгаклары буенча, безнең команда 2 нче гомумкоманда урынны алды, шулай ук шәхси исәптә дә барлык катнашучылар икенче урыннарны алдылар.

Бердәм Россия партиясенең җирле бүлегеннән котлаулар һәм бүләкләрне Лаеш районы пенсионерлар Советы рәисе Л.П.Грабалина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International