Әлеге максат белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары (Барышева Е.Ф һәм Фәттахетдинова Г.И.) җитәкчелегендә интернат мәктәптә иң матур язуга конкурс булды.
Катнашучыларга текстны хаталарсыз, буямыйча һәм каллиграфик дөрес язу белән күчереп язарга тәкъдим ителде. Балалар үз сәләтләрен күрсәттеләр, текстның һәр юлына күңел җылыларын салдылар.
Конкурс җиңүчеләре Туган тел атнасы кысаларында үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча мәктәп линейкасында игълан ителәчәк.
Иң матур язуларны билгеләгәндә конкурс жюрие каллиграфиягә, язма рус теле таләпләренә туры килүгә, чиста язуга, орфографик һәм грамматик хаталарга игътибар итәчәк.