Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы делегациясе Самара өлкәсе Мирный поселогындагы шефлыкка алынган #34244 хәрби частендә булды. Анда безнең районнан 2017 елның язында һәм көзендә чакырылган 15 егет хезмәт итә.
Михаил Афанасьев казармаларны һәм хәрби объектларны карады, шулай ук хәрби хезмәт үтәүче якташлар белән аралашты, аларның район җитәкчелегенә нинди сораулары булу белән кызыксынды.
Аннан соң җирле мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм РФ кораллы көчләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты башланды. Аны Лаеш районы артистлары көче белән оештырылган. Иҗат төркеменә бүлек начальнигы Илнур Гайниев җитәкчелегендә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре керде: Габишево авылы мәдәни-спорт үзәгенең “Весна” дуэты, Сокуры авылы клубы мөдире Ольга Шатрова, Комлы Ковали авылы клубы мөдире Илдар Әхмәтов, Олы Кабан авылы клубы мөдире Наил Сәләхиев, 25 Октябрь исемендәге поселок клубы мөдире Фидаил Вәлиуллин, Лаеш шәһәре балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Анастасия Федосеева, Лаеш шәһәре мәдәният йорты баянчысы Сәүбан Закиров, тавыш режиссеры Артур Йосыпов. Концерт төшке аш вакытында да дәвам итте, анда безнең артистлар хәрби частьтә хезмәт итүче барлык солдатларга үз номерларын күрсәттеләр. Шулай ук аларга район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр тапшырылды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте